Йогышлы авырулар табибы COVID-19 белән «очрашу» өчен иң куркыныч ел фасылын атады

Россиядә коронавирус белән авыручыларның артуы көз өчен традицион булган грипп һәм башка респиратор инфекцияләр йоктырган пациентлар күбәйгән вакытка туры килде.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Көз – коронавирус белән «очрашу» өчен иң начар вакыт, дип саный йогышлы авырулар табибы, вакцинолог Евгений Тимаков. Sputnik радиосына биргән интервьюсында ул әлеге инфекцияне йоктыру куркынычын ничек киметергә икәнлеге хакында сөйләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Россиядә коронавирус белән авыручыларның артуы көз өчен традицион булган грипп һәм башка респиратор инфекцияләр йоктырган пациентлар күбәйгән вакытка туры килде.

«Хәзерге вакытта коронавирустан тыш көзге вируслы инфекцияләр дә тарала, пациентларда исә берничә инфекцион процесс рәттән яки бергә бара», - дип искәртте Тимаков.

Вакцинация узмаган кешеләр өчен бу аеруча куркыныч, дип искәртте ул.

«Коронавирусның җитди дозасы белән очрашу өчен иң яхшы вакыт – иммунитет барлыкка килгәч. Ул вакцинация аша яки авырганнан соң формалаша», - диде Тимаков.

Вакцинация SARS-CoV-2 йоктырган кеше белән аралашкан вакытта көчле вирус йөкләнешеннән саклап кына калмаячак, ә исемлектән патогеннарның иң куркынычын төшереп калдырып, бу көздә вирусның берьюлы берничә төрен эләктерү куркынычын да киметәчәк.