Әлмәттә пациентларга офтальмология ярдәме бушлай күрсәтеләчәк

Районда уникаль хәйрия проекты гамәлгә ашырыла.

(Әлмәт, 9 октябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәттә уникаль хәйрия проекты гамәлгә ашырыла. Проект күзләрнең авыр патологиясе булган пациентларга хирургия ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Октябрь дәвамында медсанчастьта югары технологияле офтальмология ярдәме пациентларга бушлай күрсәтеләчәк.

Проектның инициаторы — Мәскәүнең күз авыруларын тикшерү һәм дәвалау фонды. Россия төбәкләрендә сыйфатлы офтальмология ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыру фондның төп максаты булып тора.

 Әлеге проект кысаларында медсанчастьнең офтальмология бүлеге табиблары төрле авыруларны дәвалау үткәрәчәк. Моның өчен белгечләр авыруларны сайлап алу уздыра.

 Белешмәләр өчен телефоннар: (8-8553) 311-064, (8-8553) 311-412.