Табиблар балаларда калкансыман биз авыруларын кисәтү өчен киңәшләр бирде

Көндәлек туклануга диңгез кәбестәсе, диңгез балыгы һәм башка диңгез продуктларын, шулай ук ит, сөт ризыкларын һәм әстерхан чикләвеген кертергә кирәк, ди белгеч.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 1-10 сентябрьдә калкансыман биз авыруларын кисәтү буенча ункөнлек уза. Бу авыруларның балаларда барлыкка килү сәбәпләре һәм кисәтү турында Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәкле белән Балалар шәһәр хастаханәсенең эндокринологы Альмира Әминова сөйләде. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

Йод дефициты нигезендә йод кытлыгы ята. Без йододефицит зонасында яшибез, ә җәмәгыятьтә күмәкләп кисәтү чараларын күрү, кызганычка, җайга салынмаган. Совет чорында бу балалар бакчаларында, мәктәпләрдә оештырылган булган.

Альмира Әминова сүзләренчә, хәзер йододефицит халәтен кисәтү өчен ата-аналар җаваплы, һәм көн саен балага өстәмә йод препаратлары бирергә тиеш. Әлбәттә, алдан педиатр белән киңәшләшергә кирәк, ул сезнең бала өчен йод препаратының кирәкле дозасын билгеләячәк.

«Йод дефицитының үзенчәлекле билгеләре юк, ләкин кеше башка төрле халәтенә зарланырга мөмкин. Неврология, кардиология, соматик юнәлештә зарланулар, бала физик үсештә артта калырга мөмкин (авырлык-үсеш факторлары яшькә туры килми), бу еш салкын тиеп авырулар, хроник авырулар формалашуы булырга мөмкин», — ди белгеч.

Шуның әйтү мөһим, йодо дефицит зоналарында яшүсмерләр арасында интеллект дәрәҗәсе 18-30 процентка түбәнрәк дип табылган.

«Беренче чиратта йод препаратларын йөкле, имезүче хатын-кызларга, балаларга һәм яшүсмерләргә кабул итәргә кирәк. Калганнарга гадәти тоз урынына йодлы тоз куллану да җитә. Көндәлек туклануга йодка бай азык-төлекне кертегез — диңгез кәбестәсе, диңгез балыгы һәм башка диңгез продуктларын, шулай ук ит, сөт ризыкларын һәм әстерхан чикләвеген ашагыз», — дип искәртә Әминова.