news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус белән авыручы тагын ике кеше үлгән

Яңа коронавирус инфекциясеннән 86 һәм 69 яшьлек ике ир-ат вафат булган.

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Кичә Татарстанда коронавирус белән авыручы тагын ике кеше үлгән. Бу тикшеренү нәтиҗәләре белән расланган. Татарстан Республикасында коронавирус буенча оператив штабта шулай дип белдерделәр.

1934 елгы Чаллы кешесен, коронавирус инфекциясе йоктыруда шикләнеп, йогышлы авырулар хастаханәсенә китергәннәр. Йөрәк-кан тамырлары системасында җитди өзлегүләр фонында пациентның хәле тагын да начарайган. Үлемнең сәбәбен ачыклау өчен, патологоанатомик экспертиза үткәрергә туры килгән. Вирус идентификацияләнгән.

1951 елгы Чаллы кешесен ике яклы пневмония диагнозы белән шулай ук йогышлы авырулар хастаханәсенә китергәннәр. Пациент эндокрин һәм йөрәк-кан тамырлары системасында хроник авырудан интеккән. Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән.

«Татар-информ» агентлыгы узган тәүлектә республикада Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 31 яңа очрагы ачыклануы хакында хәбәр иткән иде инде. Бер атна эчендә Татарстанда әлеге авыруны йоктыру темплары 0,5 процентка кимегән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100