news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Метшинның улы Кырымда коронавирус инфекциясе йоктырган

Морат Метшин Россиянең көньягында коронавирус белән бәйле чикләүләрнең бөтенләй диярлек үтәлмәвен әйтте.

Айдар Метшинның улы Кырымда коронавирус инфекциясе йоктырган
instagram.com/don.t_metshin_it/

(Казан, 9 август, «Татар-информ», Александра Комарова). Түбән Кама мэры Айдар Метшинның улы Морат Метшин Кырымнан коронавирус инфекциясе йоктырып кайткан. Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә ул шул хакта хәбәр итә.

Морат Метшин әйтүенчә, 2 августта, Кырымда ял иткән чагында, ул үзендә хәлсезлек сизгән, Казанга кайткач, 6 августта, коронавируска тест тапшырган. Анализы уңай икәнлеген белгәч, карантинга киткән һәм дарулар кабул итә башлаган.

«Кәефкә килгәндә, үзгәрешләр бар. Үземдә хәлсезлек сизәм, хәтта гап-гади көнкүреш әйберләре белән шөгыльләнгән вакытта да хәл бетә. Тамак төбе кымырҗый, йөткертә, бераз борын тыгылган, тәм һәм исне сизмим», - дип искәртә ул.

Морат Метшин Кырымда коронавирус белән бәйле чикләүләрнең бөтенләй диярлек үтәлмәвен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100