news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РЖД хастаханәсе «Татар-информ» хезмәткәрләрен Covid-19 антитәнчекләренә тикшерде

Тикшеренүләр «М» һәм «G» класслы антитәнчекләрне ачыклау өчен уздырыла.

РЖД хастаханәсе «Татар-информ» хезмәткәрләрен Covid-19 антитәнчекләренә тикшерде
Архив

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). «РЖД-Медицина» хезмәткәрләре Идел буе округындагы иң зур мәгълүмат агентлыгы — «Татар-Информ» хезмәткәрләре арасында «М» һәм «G» класслы Covid-19 антитәнчекләренә тикшеренү үткәрә башлады. Гамәлләрнең масштаблылыгын, оперативлыгын һәм мөһимлеген исәпкә алып, кан алуны һәм тикшеренүләрне клиник хастаханә, күп профильле медицина учреждениесе лабораториясе һәм Юдино станциясенең медицина хезмәткәрләре үткәрә.

Иммун система инфекцион авырулар барлыкка китерә торган вируслар белән көрәшү өчен антитәнчекләр эшләп чыгара. Һәрбер вируска аерым бер иммун күзәнәкләре, махсус антитәнчекләр эшләнеп чыга. Алар нәкъ шушы авыру белән бәйләнешкә керергә сәләтле.

Әгәр кеше организмы әле коронавирус белән бәйләнештә булмаган икән, бу вируска каршы антитәнчекләр булмый. Инфекция йоктырганнан соң иммун системасы бу куркынычны таный һәм аның белән көрәшә башлый. Әмма антитәнчекләр синтезы тиз процесс түгел — моның өчен вакыт кирәк. Башта "М" класслы антитәнчекләр барлыкка килә. Пациентның канында аларның күләме әкренләп арта һәм авырый башлаганның икенче атнасында аларны лаборатор ысуллар белән ачыкларга мөмкин. Ә соңрак кан сывороткасында махсус "G" класслы иммуноглобулиннар барлыкка килә, алар пациентның авырып алганын күрсәтә.

Әлеге тикшеренүләр Казан шәһәрендә «РЖД-Медицина» (Тимер юл хастаханәсе) шәхси медицина оешмасында уздырыла. Адресы: Ершов урамы, 65, телефон: 8 (843) 272-50-50, һәм Юдино станциясе, Ильич урамы, 35, телефон: 8 (843) 256-38-43.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100