news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Сәламәтлек саклау министры иртәгә Чаллыда булачак

Чаллыда Михаил Мурашкога Чаллы онкология диспансерын күрсәтәчәкләр, ул график буенча 2020 елда тапшырылырга тиеш.

Россия Сәламәтлек саклау министры иртәгә Чаллыда булачак

(Чаллы, 9 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Иртәгә Чаллыда эш сәфәре белән Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко булачак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Чаллыда министрга Чаллы онкология диспансерын күрсәтү планлаштырыла, ул график буенча быел тапшырылырга тиеш. Үзәк ике: амбулатор һәм радиологик корпустан торачак. Төбәк әһәмиятендәге медицина учреждениесендә елына 4500гә якын операция үткәрәчәкләр, ә аның диспансеры ел саен 100 меңгә кадәр пациентны кабул итә алыр дип планлаштырыла.

Моннан тыш, Михаил Мурашко Автошәһәрнең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе эше белән танышачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100