news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирустан тагын бер төр даруны хуплады

"Коронавир"ның элегрәк Covid-19ны дәвалау өчен Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан хупланган башка дарулардагы кебек үк төп матдә — фавипиравир бар.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы Covid-19 яңа коронавирус инфекциясен дәвалау өчен тагын бер дару — «Коронавир»ны хуплады. Мәгълүмат Дару чаралары дәүләт реестры сайтында урнаштырылган.

«Коронавир»ны стационар дәвалану шартларында гына кулланырга мөмкин. Препарат йөклеләргә, шулай ук йөклелекне планлаштыру вакытында ир-атларга һәм хатын-кызларга, имезүче аналарга, авыр бөер һәм бавыр җитешсезлеге булган кешеләргә һәм балигъ булмаганнарга тыелган.

Препаратның элегрәк Covid-19ны дәвалау өчен Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан хупланган башка дарулардагы кебек үк төп матдә бар — фавипиравир бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100