news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов инфекцион хастаханәнең яңа корпусын төзү турында видео күрсәтте

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан башкаласындагы йогышлы авырулар хастаханәсенең төзелеш мәйданчыгын бөтен ил өчен үрнәк дип атады.

Рөстәм Миңнеханов инфекцион хастаханәнең яңа корпусын төзү турында видео күрсәтте
https://tatarstan.ru

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендә Казанда Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче корпусын төзү турында видео урнаштырды. Анда дәвалау учреждениесенең ничек торгызылуы күрсәтелә.

«Казанда йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче корпусы төзелеше. Төзелеш эшләрен 100 көннән дә азрак вакыт эчендә тәмамларга ниятлибез», — дип язган Миңнеханов видео янына.

Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче корпусын төзү эшләре 2020 елның язында башланды, хәзер төзелешнең 71нче көне. Мәйданы 15 мең квадрат метр тәшкил иткән дүрт катлы корпус 232 урынга исәпләнгән. Аны август аенда ачарга ниятлиләр, хәзер соңгы эшләр алып барыла.

Бүген төзелеш мәйданчыгында РФ Премьер-министры Михаил Мишустин да булды, ул төзелеш оешмаларының эшен технологияләр эретмәсе һәм эш процессларын оптимальләштерү дип атады. «Минем уйлавымча, моны ил өчен үрнәк итеп куярга кирәк», — диде Мишустин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100