Казан табиблары «Мин прививка ясаттым» дигән значок тагып йөри башлады

Мондый значокны күргәч, пациентлар хастаханәгә йөрергә курыкмаячак дип уйлыйбыз, ди Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Казанда коронавируска каршы прививка ясаткан табибларга махсус значоклар бирә башладылар. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Казанның онкология диспансерында һәм поликлиникаларда медицина хезмәткәрләренә „Мин прививка ясаттым“ дип язылган значоклар бирәләр. Мондый значокны күргәч, пациентлар да хастаханәгә йөрергә курыкмаячак, дип уйлыйбыз», — ди министрлык вәкиле.

Республика онкология диспансерының молекуляр лаборатория мөдире Ирина Техтелева «Татар-информ»га вакцинациядән соң «Мин прививка ясаттым» дигән значок алуы хакында сөйләде. «Хәзер мин прививка ясаттым дип горурланып йөрим», — ди табиб.

Ирина Техтелева коронавирус белән авырмаган, ул үз организмында бу инфекциягә каршы тәнчекләр бармы-юкмы икәнлеген тикшерткән, анализ аларның булмавын күрсәткән. Шуңа күрә прививка ясатырга булган. Алар, гомумән, гаиләләре белән вакцинация узган.