news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан дәваланып терелгән дүрт кешене хастаханәдән чыгарганнар

Алар барысы да Казан кешеләре.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан хастаханәләреннән коронавирустан дәваланып терелгән дүрт кеше чыгарылган. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Ул алар барысы да Казан кешеләре булуын әйтте.

Татарстанда коронавирус инфекциясенең тугыз яңа очрагы расланган. Өч очрак Казанда, өчесе Чаллыда, Әлмәт, Биектау районнарында — берәр очрак. Шул рәвешле, коронавирус белән авыручылар саны иллегә җитте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100