news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика клиник хастаханәсендә Covid-19га шикле пациентлар өчен госпиталь әзерләнде

Вакытлыча йогышлы авырулар госпитале 200 урынга исәпләнгән.

Республика клиник хастаханәсендә Covid-19га шикле пациентлар өчен госпиталь әзерләнде
Рамиль Гали

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанның Республика клиник хастаханәсенең травматология үзәге бинасын яңа Covid-19 коронавирус инфекциясенә шикле пациентлар өчен үзгәртеп корганнар. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына вакытлыча йогышлы авырулар госпитале башлыгы Михаил Бурмистров хәбәр итте.

«Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан кичә безнең госпитальнең бурычы билгеләнде. Без иң авыр контингент авырулар өчен  - 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк, шулай ук, яшенә карамастан, авыр патология белән авырган кешеләр өчен провизор-аеру госпитале булачакбыз», – диде ул.

Моннан тыш, табиб вакытлы госпитальнең 200 урынга исәпләнгән булуын сөйләде. Алар арасында үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратлары белән җиһазландырылган 20 реанимация урыны бар. Тагын 70 урында кислород бирү нокталары эшләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100