Балык Бистәсенең хастаханәсенә яңа җитәкче билгеләнде

Ул чит ил сәламәтлек саклау учреждениеләрендә тәҗрибә туплый.

(Балык Бистәсе, 9 март, «Татар-информ», «Авыл офыклары»). Динар Рамил улы Гаязов Балык Бистәсе район үзәк хастаханәсенә баш табиб итеп билгеләнде.

Ул 2007 — 2013 елларда Казан дәүләт медицина университетында белем ала. Аны кызыл дипломга тәмамлый. 2016 -2019 елларда интернатура, ординатура уза.

Чит ил сәламәтлек саклау учреждениеләрендә тәҗрибә туплый. Инглиз һәм испан телләрендә җиңел аралаша.

2016 елдан, баш табиб итеп билгеләнгәнче, Татарстан Республикасы клиник хастаханәсендә рентгенохирургия ысулы белән дәвалау бүлеге табибы булып эшли.

Профессиональ басмаларда 6 хезмәте бастырылган.