Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ковидтан соңгы синдромның төп симптомнарын атады

Тиз ару, тын бетү, когнитив дисфункция билгеләре һәм кешенең көндәлек тормышындагы башка халәтләр ковидтан соңгы синдромның төп симптомнары санала.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы беренче тапкыр ковидтан соңгы синдромга билгеләмә бирде һәм әлеге халәтнең симптомнарын атады. Шул хактагы мәгълүмат оешманың рәсми сайтында дөнья күргән.

Әйтик, пациентларның якынча 20 процентында «озакка сузылган Covid-19» ачыклана. Әлеге синдром кешедә терелгәннән соң өч ай үткәч барлыкка килә һәм ике айга якын дәвам итә. Бу чорда пациентның хәле яхшырырга да, начараерга да мөмкин.

Тиз ару, тын бетү, когнитив дисфункция билгеләре һәм кешенең көндәлек тормышындагы башка халәтләр ковидтан соңгы синдромның төп симптомнары санала.

Югарыда әйтелгәннәргә нәтиҗә ясап, белгечләр «озакка сузылган Covid-19»га башка диагнозлар кую белән аңлатып булмый торган симптомнарны кертергә кирәклеген билгеләп үтте.