news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан коронавируска каршы көрәш буенча Россиянең алдынгы 10 төбәге арасына керде

Республикада чикләү чаралары кертү өчен алшартлар юк, диелә Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы материалларында.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Татарстан яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча илнең алдынгы 10 төбәге арасына керде. Бу хакта Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы аналитиклары хәбәр итә.

«Хәзерге вакытта Татарстанда коронавирус йоктыручыларның абсолют үсеше әллә ни сизелерлек түгел, шунлыктан бүгенге көндә төбәктә катгый чикләү чаралары кертү өчен алшартлар юк», - диелә агентлык материалларында.

Шунысын да искәртик: республикада кайбер чикләүләр белән кафе һәм рестораннар, кунакханәләр, шифаханәләр, пансионатлар, ял йортлары һәм спорт үзәкләре ачылды.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 31 яңа очрагы теркәлгән. Элегрәк республикада коронавирус аркасында пропусклар системасын кире кайтарырга җыенмаулары билгеле булган иде. Яңа чикләүләр кертелмәсен өчен татарстанлылар битлек кияргә һәм социаль дистанцияне сакларга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100