Татарстанда әлегә грипп йоктыру очраклары теркәлмәгән

Авырулар булмау вакцинация өчен уңай шартлар тудыра.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бу эпидемиологик сезонда Татарстанда грипп белән зарарлану очраклары теркәлмәде. Бу вакциналаштыру өчен уңайлы шартлар тудыра. Шул хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Сезонлы грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны мониторингы күрсәткечләре буенча, әлегә грипп белән авыручыларны күрмибез. Бу прививка ясау өчен хәзер максималь уңай вакыт булуы турында сөйли», - диде спикер.

Ул Татарстан халкының кимендә 60 процентын, ә риск төркемендәге кешеләр арасында 75 процентны вакцинацияләштерү планлаштырылуын искәртте.