Татарстанда 157 меңгә якын кеше гриппка каршы прививка ясаткан

Республикага кайткан беренче партиядәге вакцинаның яртысына якыны сарыф ителгән.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда вакцинация кампаниясе башланганнан алып 157 меңгә якын кеше гриппка каршы прививка ясаткан. Республикага кайткан беренче партиядәге вакцинаның яртысына якыны сарыф ителгән. Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Вакцинация бара инде. Бүгенге көндә Татарстанда 157 мең кеше прививка ясаткан, беренче партиядәге вакцинаның яртысына якыны сарыф ителгән», - дип искәртте спикер.

Ул вакцинаның Россиядә җитештерелүен һәм актуаль штамм составын үз эченә алуын билгеләп үтте.