Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанга Covid-19 авыруын кайсы шәһәрләрдән алып кайтулары билгеле
Бу атна эчендә республикада яңа коронавирус инфекциясенең читтән кертелгән дүрт очрагы ачыкланган.
(Казан, 8 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Бу атнада Татарстанга коронавирусны дүрт кеше йоктырып кайткан. Алар Кырым, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ярославльдән кайткан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Дүрт очракның берсе Кырым Республикасыннан кертелгән. Кеше ялдан кайтты һәм инкубация чоры узганнан соң авырып китте. Башка читтән кергән очраклар Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ярославльдән кайткан», — дип сөйләде җитәкче урынбасары.
Любовь Авдонина алдагы узган атнада мондый очракларның унике булуын өстәп әйтте.
Бу атнада җиде хезмәт коллективында коронавирус йоктыруның ундүрт очрагы ачыкланган, алда узган атнада тугыз хезмәт төркемендә унтугыз очрак булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз