news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама мэры хосусый клиникаларны Covid-19 белән көрәштә берләшергә чакырды

Җәлеп ителгән персонал махсус уку узачак, алар федераль, республика һәм муниципаль дәрәҗәдә билгеләнгән барлык ташламалардан файдалана алачак, ди Айдар Метшин.

Түбән Кама мэры хосусый клиникаларны Covid-19 белән көрәштә берләшергә чакырды
e-nkama.ru

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Түбән Кама мэры Айдар Метшин хосусый клиникалар һәм дәвалау оешмалары җитәкчеләренә пандемиягә каршы көрәш вакытында көчләрне берләштерү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Очрашуда пандемия белән көрәш алып барган район хастаханәсе госпиталенә һәм сырхауханәләргә кадрлар җәлеп итү турында сөйләштеләр. Районның рәсми сайтында шул хакта хәбәр ителә.

«Барлык җәлеп ителгән персонал махсус уку узачак, алар федераль, республика һәм муниципаль дәрәҗәдә билгеләнгән барлык ташламалардан файдалана алачак. Хәзер кече персонал — санитарларга район дәрәҗәсендә ярдәм итү чарасы уйланыла», — ди ул.

Хәзерге вакытта сырхауханәләр атнага җиде көн дәвамында уникешәр сәгать эшли, хезмәткәрләрнең бер өлеше даими госпитальдә. Медицина хезмәткәрләре барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән, госпитальдә медицина персоналы өчен дә, пациентлар өчен дә шартлар тудырылган. Шуның белән бергә, кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе, табиблар, урта һәм кече персонал җилкәсенә төшкән авырлыкны исәпкә алып, хәзер тагын да актуальләшә бара, дип искәртә мэр.

Айдар Метшин билгеләп үткәнчә, тулаем алганда хәл тотрыклы-киеренке, барысы да контрольдә. Моңа күп кенә структураларның ведомствоара хезмәттәшлеге, район оператив штабының республика, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән бергә эшләве нәтиҗәсендә ирешелә. Хәйриячеләр, аерым алганда, Түбән Кама сәнәгать предприятиеләренең ярдәм итә.

Атна ахырына кадәр хосусый учреждение җитәкчеләре үз хезмәткәрләре белән мәсьәлә буенча фикер алышачак, шуннан соң чираттагы очрашу булачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100