Россиядә эпидемияләр вакытында медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләрен расладылар

Кабул ителгән гамәлләр алгоритмы Covid-19 коронавирусына каршы көрәш барышында эшләнгән.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Россия хөкүмәте куркыныч авырулар таралу янаганда медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләрен раслады. Тиешле карарны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. Бу хакта Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аерым алганда, эпидемиологик хәл килеп туган очракта, авырулар хастаханәләрнең профильле бүлекләрендә генә түгел, ә профильле стационарларда да дәвалана алачак.

Моннан тыш, авыруларга ярдәм күрсәтү өчен, кыска сроклы программалар буенча белем алган медицина хезмәткәрләрен һәм фармацевтларны да җәлеп итәчәкләр.

Пациентларның язма ризалыгы белән больничныйлар электрон форматта биреләчәк. Дәвалау процессына төзәтмәләр керткәндә рецептлар да шундый ук ысул белән язылачак.

Гомумән алганда, табиблар авыруны профилактикалау, диагностикалау һәм дәвалау буенча таләпләрне үз эченә алган медицина ярдәмен күрсәтүнең вакытлы тәртибендә эшләячәк. Аны, конкрет эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы раслаячак.

«Карарда тасвирланган гамәлләр алгоритмы коронавирус [пандемия] вакытында эшләнелде һәм үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады», - дип искәрттеләр ил хөкүмәтендә һәм мондый чараларны раслау яңа янаулар барлыкка килгәндә тиз арада җавап бирергә мөмкинлек бирәчәк, диделәр.