news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә 35 кеше коронавирус йоктырган

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 272 385 кеше коронавирустан вакцинация узган.

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Сельвина Илкаева). Татарстанда узган тәүлектә 35 кеше коронавирус йоктырган. Бер кеше чирне республикадан читтә йоктырган.

«22 кеше хастаханәгә салынган, 13 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыручыларның күбесе Чаллыда теркәлгән, анда 12 кеше ковид йоктырган. Казанда коронавирус йоктыруның 11 очрагы, Минзәлә, Түбән Кама һәм Тукай районнарында - икешәр, Аксубай, Югары Ослан, Лениногорск, Сарман, Тәтеш районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия вакытында төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 20 738 тапкыр куелган. Татарстанда 17 712 кеше (узган тәүлектә — 19 кеше) коронавирустан терелгән.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 272 385 кеше коронавирустан вакцинация узган, бер көндә 4530 кеше ковидка каршы прививка ясаткан. Республикада яшәүче 190568 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100