Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны Россиягә караганда өч тапкырга кимрәк

Республика халкының 0,04 проценты гына Covid-19 йоктырган.

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстанда халыкның гомуми саныннан чыгып, коронавирус белән авыручылар өлеше, Россия буенча уртача күрсәткечтән өч тапкырга кимрәк. Бу хакта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина хәбәр итте.

«Бүгенгә Россиядә халыкның 0,12 проценты яңа коронавирус инфекциясе белән авырган. Татарстанда бу күрсәткеч, тулаем ил белән чагыштырганда, өч тапкырга түбәнрәк һәм 0,04 процент тәшкил итә», — диде Марина Патяшина.

Моннан тыш, Россиядә 100 мең кешегә 120,7 авыру туры килә. Татарстанда бу күрсәткеч - 37,9. Татарстанның алты районында иң яхшы эпидемиологик вазгыять урнашкан, анда бер генә авыру очрагы да ачыкланмаган. Алар — Балык Бистәсе, Әлки, Зәй, Кама Тамагы, Минзәлә, Мөслим районнары.

Авыруның югары дәрәҗәсе Теләче, Чүпрәле, Лаеш, Әтнә, Питрәч, Биектау, Балтач һәм Тәтеш районнарында күзәтелә.

«Мин бу районнарда авыруларны изоляцияләү режимын һәм элемтәләрне катгый контрольдә тотуны дәвам итүләрен, шулай ук инфекциянең гаиләдә бер-береңә йогуы буенча халыкны кисәтү эшен көчәйтүләрен сорыйм», — диде Марина Патяшина.

Соңгы атнада Кайбыч, Югары Ослан, Спас, Апас районнарында яңа очраклар ачыкланды. Хәзерге вакытта республика территориясендә авыруның 1498 очрагы теркәлгән, биш кеше вафат булган.