Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы: апрель аенда үлем күрсәткечләре бераз кимеде

Коронавирустан соң өзлегүдән - пневмониядән үлүчеләр узган айда уртача статистик дәрәҗәдә сакланган.

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Динар Прокопьева). Апрель аенда республикада үлем күрсәткечләре бераз кимеде. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Марат Садыйков «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Оператив мәгълүматлар буенча, 2020 елның апрелендә, 2019 һәм 2018 еллардагы шул ук айлар белән чагыштырганда, үлүчеләр санының бик аз гына кимүен күрәбез. Ягъни коронавируска бәйле рәвештә мобилизация медицина ярдәме алу мөмкинлеге буенча гомуми хәлгә төптән йогынты ясамады», — диде Марат Садыков.

2020 елның апрелендә 3495 татарстанлы вафат булды, 2019 елда — 3548, ә 2018 елда — 3969 кеше.

Марат Садыйков коронавирустан соң өзлегүдән –пневмониядән үлүчеләр статистикасын китерде. Узган айда күрсәткечләр уртача статистика дәрәҗәсендә сакланган. Быел апрельдә пневмониядән 38 кеше үлгән, ә 2018 елда һәм 2019 елда шул ук айда 36 кешенең гомере өзелгән.

Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән бишенче пациент вафат булуы билгеле булды. Өлкән яшьтәге ир-ат Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә стационар дәвалануда булган. Анда хроник обструктив үпкә авыруы һәм шикәр чире дә булган.