Түбән Камада талпан кадалуның 54 очрагы теркәлгән

Талпанны үзегез алырга тырышмагыз, табибка мөрәҗәгать итегез.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Түбән Кама районында талпан кадалуның 54 очрагы теркәлгән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Бәйрәм көннәрендә, талпан кадалып, күп кенә кеше мөрәҗәгать итте, аларның күбесе — бакчачылар. Ял көннәрендә табигатькә чыгучылар да бар. Барлык пациентларга да иммуноглобулин кадалды. Хәзер бу бөҗәкләр аеруча актив. Кагыйдә буларак, кешеләрдән иң күп мөрәҗәгатьләр май һәм июнь айларында күзәтелә. Узган ел гына да талпан тешләгәннән соң, табибларга 200 кеше мөрәҗәгать иткән, шуңа күрә куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәк», — ди белгечләр.

Талпан энцефалитын профилактикалау өчен ачык төстәге кием-салым кияргә, тәнеңне тикшереп торырга, киемне эшкәртү өчен препаратлар кулланырга кирәк.

Талпанны үзегез алырга тырышмагыз, табибка мөрәҗәгать итегез. Травмпункт көн саен тәүлек буе эшли.