news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә соңгы тәүлек эчендә коронавирустан 86 кеше дәваланган

Илдә барлыгы 8672 зарарлану очрагы теркәлгән.

(Казан, 8 апрель,«Татар-информ»). Россиядә соңгы тәүлек эчендә 86 кеше коронавирус инфекциясеннән дәваланды, барлыгы 580 кеше сәламәтләнеп хастаханәдән чыкты. Әлеге мәгълүматларны Роспотребнадзор китерде.

Соңгы мәгълүматларга караганда, илдә барлыгы 8672 зарарлану очрагы теркәлгән. Тәүлек эчендә үсеш 1175 очракны тәшкил иткән. Татарстанда яңа Covid-19 очраклары теркәлмәгән.

Россиядә 63 кеше коронавирус корбаны булган, шул исәптән бишесе узган тәүлектә үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100