Оператив штабта коронавирус очраклары иң акрын темпта арта торган төбәкләрне атадылар

Бер тәүлек эчендә үсеш темплары иң түбән булган субъектлар арасына Ненец һәм Чукот автономияле округлары, Сахалин өлкәсе, Тыва Республикасы кергән.

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Бер тәүлек эчендә Ненец һәм Чукот автономияле округларында коронавирус инфекциясен йоктыручылар санының артуы күзәтелмәгән.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән хәбәр итә.

«Бер тәүлек эчендә үсеш темплары иң түбән булган субъектлар: 1. Ненец автономияле округы, Чукот автономияле округы — 0 процент, 2. Сахалин өлкәсе — 0,02 процент, 3. Тыва Республикасы — 0,03 процент», - диелә хәбәрдә.