Лаешта яшәүчеләр «Җиңү өчен тест»ын биреп ВИЧ-статусларын белде

Акциядә пенсионерлар, эшләүчеләр һәм студентлар катнашты.

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Лаешта яшәүче 80 кеше «Җиңү өчен тест» акциясендә катнашты. Алар аноним рәвештә тест бирде һәм үз ВИЧ-статусларын белде.

Акциядә пенсионерлар, эшләүчеләр һәм студентлар катнашты. Акция «Ферес» заводыннан башланды, анда 31 кеше тест бирде. Аннары күчмә мобиль пункт шәһәр үзәгенә юнәлде. Бу турыда «Камская новь» хәбәр итә.

Кешеләр туган көнен генә әйтеп кан бирде. Аларга 10 минут дәвамында нәтиҗәне хәбәр иттеләр.

«Сәламәт яшәү рәвеше алып бару чарасын Президент грантлары фонды химаясында „Яңа гасыр“ аноним хәйрия коммерцияле булмаган оешма оештырган», диелгән басма хәбәрендә.