Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Вирусолог: Омикрон-штамм Covid-19 инфекциясенә каршы «тере вакцина» булырга мөмкин
Коронавирусның бу вариантын йоктырганнар арасында әлегә бер генә үлем очрагы да ачыкланмаган.
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирусның омикрон-штаммы табигать тарафыннан булдырылган тере вакцина булып калырга мөмкин, дип белдерде вирусолог, РФА әгъза-корреспонденты Петр Чумаков. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Эксперт билгеләп үткәнчә, Covid-19 инфекциясенең әлеге вариациясе белән авырган пациентлар вирусның куркыныч мутацияләреннән сакланырга мөмкин.
«Ягъни, әлеге штамм белән чирләгән кешеләр коронавирусның авыру китереп чыгара торган вариантларына бирешмәячәк», - дип аңлатты галим.
Чумаков фикеренчә, «омикрон» дөньяда локдауннарны юкка чыгарырга мөмкин, әмма ул башка штаммнарны кысрыклый алырмы икән, анысы әлегә билгесез.
32 мутациясе белән B.1.1.529 штаммы беренче тапкыр Ботсванда Көньяк Африка республикасы кешесендә ачыкланган. Галимнәр аны иммунитеты зәгыйфь булган кеше организмында барлыкка килергә яки хайваннан күчәргә мөмкин, дип фаразлаган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы аны «борчуга сала торган» дип атый һәм грек хәрефе белән «Омикрон» дип билгеләгән.
Шунысы игътибарга лаек, коронавирусның бу вариантын йоктырганнар арасында әлегә бер генә үлем очрагы да ачыкланмаган.
Элегрәк Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Россиядә Көньяк Африка Республикасыннан килгән кешеләрдә беренче тапкыр омикрон-штамм белән зарарлануның ике очрагы ачыклануын хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз