Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә 65 миллионга якын кеше коронавирустан прививка ясаткан
Россия Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмәдә РФ Президенты Владимир Путин вакцинация темпларын арттырырга кирәклеген әйтте.
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә 65 миллионга якын кеше коронавирустан вакцинациянең тулы курсын узган. Бу барлык олы кешеләрнең 62 проценттан артыгы дигән сүз.
Бу хакта Covid-19 инфекциясенә каршы координацион советның президиумы утырышында сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр итте.
«60 яшьтән өлкәнрәк гражданнарның 61,7 проценты прививка ясаткан. Балалар өчен вакцина яшәү өчен мөһим препаратлар исемлегенә кертелгән», диелгән Министрлар Кабинетының телеграм-каналында.
Россия Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмәдә РФ Президенты Владимир Путин вакцинация темпларын арттырырга кирәклеген әйтте. Ул Covid-19 коронавирусы эпидемиясенең яңа дулкынын югары ноктасыннан төшерергә кирәклеген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз