news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ковидка ПЦР-тестның гамәлдә булу вакытын 48 сәгатькә кадәр кыскарттылар

Бу чаралар SARS-CoV-2 омикрон-штаммының үзенчәлекләре белән бәйле, диде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең башлыгы.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Коронавируска ПЦР-тестның гамәлдә булу вакытын 72 сәгатьтән 48 сәгатькә кадәр кыскарттылар. Анна Попованың шул хактагы карары хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыкты.

«Полимераз чылбыр реакциясе ысулы белән үткәрелгән COVID-19 инфекциясенә лаборатория тикшеренүенең тискәре нәтиҗәсе 48 сәгать гамәлдә була», диелгән документта. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Анна Попова яңа күрсәтмәләре турында узган атнада хәбәр итте. Ведомство башлыгы аңлатуынча, бу чаралар SARS-CoV-2 омикрон-штаммының үзенчәлекләре белән бәйле. Ул «йоктыру дәрәҗәсе югары булуга һәм организмның күпкә тизрәк җавабын китереп чыгара алу сәләтенә ия».



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100