news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көньяк Африка Республикасы галиме ковидның омикрон-штаммы симптомнары турында сөйләде

Яңа штаммы йоктырган кешенең башы һәм тамагы авырта, хәлсезлек күзәтелә.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирусның омикрон-штаммы йоккан чакта, нигездә, ковидның җиңел симптомнары барлыкка килә.

Көньяк Африка Республикасы Медицина ассоциациясе рәисе Анжелик Кутзе сүзләренчә, галимнәр вирусның яңа штаммын йоктырган 70 пациентның хәләтен өйрәнгән. Ике атна дәвамында аларда чирнең җиңел билгеләре күзәтелгән. Бу — баш һәм тамак авырту, хәлсезлек. Әлеге билгеләр «омикрон»ны «дельта» штаммыннан аерып тора.

«Омикрон» штаммы икенче төрле. Хәзергә ис һәм тәм югалмый, шулай ук һава җитмәүдән интегү юк. Авыручылар арткан очракта ни буласын белмибез», — диде белгеч.

Әмма кайвакыт җитдирәк симптомнар да очрый. Кагыйдә буларак, алар коронавирустан прививка ясатмаучыларга кагыла, диде Анжелик Кутзе.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100