news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 80 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 27 554 очрагы теркәлгән.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 80 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«29 кеше хастаханәгә озатылган, 51 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда – 28, Чаллыда – 15, Түбән Кама районында – 5, Яшел Үзән районында – 4, Лаеш районында – 3, Азнакай, Әлки, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Саба, Спас районнарында – икешәр, Апас, Баулы, Балтач, Буа, Биектау, Минзәлә һәм Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 27 554 очрагы теркәлгән, 23 494 кеше (шуларның 39ы – узган тәүлектә) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100