Чаллыда ковид белән авырып терелгәннән соң прививка ясатырга теләгән пациентлар арта

Пандемия башланганнан алып Автокалада яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 3 908 очрагы теркәлгән.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Чаллыда коронавирус инфекциясе белән авырып терелгәннән соң прививка ясатырга теләгән пациентлар саны арта. 9нчы поликлиника табиблары билгеләп үткәнчә, әлеге авыруны кичергән кешеләр үз сәламәтлекләрен тагын куркыныч астына куярга теләми һәм вакцинациягә килә. Алар, нигездә, «Спутник V» яки «Спутник Лайт» вакциналарын сайлый.

Автокаланың Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакциналарның барлык төрләре дә («Спутник V», «Спутник Лайт», «Эпи-Вак-Корона» һәм «Ковивак») бар. Шәһәргә 145 115 доза вакцина кайтартылган. Хәзерге вакытта 113 меңнән артык кеше вакцинаның ике компонентын да алган. Пандемия башланганнан алып Чаллыда яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 3 908 очрагы теркәлгән.

Татарстанда коронавируска бәйле вазгыять киеренке булып кала, соңгы тәүлектә республикада тагын 80 кеше (Чаллыда - 15) әлеге инфекцияне йоктырган.