Сергей Миронов табибларга дәүләт хезмәткәре статусы бирергә тәкъдим итте

«Гадел Россия» фракциясе лидеры бу турыда карар кабул итәргә кирәклеген әйтә.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасында «Гадел Россия» фракциясе лидеры Сергей Миронов табибларга дәүләт хезмәткәре статусын бирергә тәкъдим итте. Бу хакта ул Россия Иҗтимагый палатасының гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү комиссиясе утырышында хәбәр итте. РИА Новости шул хакта яза.

«Барлык табиблар да социаль гарантияләр һәм дәүләт хезмәткәре статусы алсын өчен карар кабул итәргә кирәк дип уйлыйм, бу аларның социаль хәле һәм хезмәт хаклары исәпкә алып эшләнелергә тиеш», — диде Сергей Миронов.

«Еш кына безнең табиблар бөтенләй яклаусыз кала. Без массакүләм мәгълүмат чараларында нинди эзәрлекләү барганын, мескен табибларга ябырылуларын күрәбез», —  диде ул.

Моннан тыш, «Гадел Россия» лидеры табиблар лаеклы хезмәт хакы алсын, дип таләп итә.