«Вектор»да волонтерлар өчен Covid-19 турында видеокурс оештырылачак

Видео циклы фейклар белән көрәшү һәм кешеләргә авыру турында мәгълүмат бирү максатыннан булдырылган.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә волонтерлар өчен коронавирус инфекциясенә багышланган видеокурс барлыкка киләчәк. Укыту материалы фейкларга каршы көрәшергә, шулай ук халыкның әлеге авыру турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итәчәк. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Лекцияләр курсын Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлеге Химик биология һәм фундаменталь медицина институты, Новосибирск дәүләт университеты һәм коронавирустан вакцина уйлап тапкан «Вектор» үзәге белгечләре оештырачак, дип сөйләде Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлеге Химик биология һәм фундаменталь медицина институты профсоюз комитеты рәисе, институтның кече фәнни хезмәткәре Елена Дмитриенко.

Әлеге материаллар волонтерларга йогыш турында фейк яңалыклар агымына каршы торырга ярдәм итәчәк. Моннан тыш, бу сукбайларны, инвалидларны һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне караучы ирекле ярдәмчеләрнең үзләренә дә ярдәм итәчәк.

«Бу бик мөһим социаль тема. Без әйдәп баручы белгечләрне җәлеп итеп, берничә белем бирү лекцияләреннән курс булдырачакбыз», — дип билгеләп үтте белгеч.

Курска Covid-19 барлыкка килү тарихына, аның молекуляр дәрәҗәдә төзелүенә, шулай ук диагностикага, саклану чараларына һәм вакцинага багышланган биш видеолекция керәчәк.

Проектны киләсе ел ахырына кадәр тормышка ашырырга планлаштыралар.