Патяшина Татарстанда барлык санитар чикләүләрне бетермәүнең сәбәбен аңлатты

Республикада яңа коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, хәзерге көнгә кадәр балалар уен бүлмәләре һәм кальян бүлмәләре эшләми.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, ябылган барлык биналарны ачу куркыныч, чөнки салкын тию авыруларын йоктыру куркынычы бар. Бу хакта «Бердәм Россия» иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә сәламәтлек саклау проблемалары буенча гражданнарны онлайн-кабул итүдә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.

«Әлегә бездә күңел ачу үзәкләрендә, сәүдә комплексларында балалар уен бүлмәләре ябык. Без аларга тулы режимда эшләргә, гомумән эшләргә рөхсәт итә алмыйбыз, чөнки сезонлы салкын тиеп авыручылар арта башлады», — диде ул.

Марина Патяшина Татарстанда кальян бүлмәләре дә эшләмәвен искәртте. Башка ябык биналарда дүрт квадрат метрга бер кеше туры килү кагыйдәсе үтәлергә тиеш.

Республикада хәзерге вакытта битлек режимыннан баш тартырга ярамый, диде Марина Патяшина. Аның сүзләренчә, ел ахырына кадәр битлек кияргә туры киләчәк.

«Хәзер катлаулы чор, салкын тиеп авыручылар артуы көтелә, битлек нәтиҗәле саклану чарасы булып тора», — дип аңлатты Марина Патяшина.