Чит илдән кайтуга өлкәннәр белән бергә барлык балалар да Covid-19га тест узарга тиеш

Өч көн дәвамында тест нәтиҗәләре дәүләт хезмәтләре порталына эленергә тиеш, тест узудан качып йөрүчеләргә 15 мең сумнан башлап штраф каралган.

(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ", Эвелина Кисилева). Барлык балалар, яше нинди булуга карамастан, Татарстанга чит илләрдән кайтканнан соң, яңа коронавирус инфекциясенә тест узарга тиеш. Бу хакта «Татар-информ»га Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Бердәм Россия»нең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә сөйләде.

«Яшь чикләнмәгән. ПЦР алымы белән Covid-19 вирусына анализ яшенә карамастан теләсә кайсы заттан алына», — дип билгеләп үтте республика ведомствосы җитәкчесе.

Марина Патяшина, чит илләрдән Татарстанга кайтканнан соң, Covid-19 вирусына тест нәтиҗәләрен очып килгәннән соң өч көннән дә соңга калмыйча дәүләт хезмәтләре порталында элек тутырылган анкетага беркетеп урнаштырырга кирәклеген искәртте. Тест узудан качып йөрүчеләргә 15 меңнән 40 мең сумга кадәр штраф яный.

Әмма, Патяшина сүзләренчә, коронавирус йоктырмау турындагы белешмәне мәктәпкә илтергә кирәк түгел.