Россиядә Covid-19 инфекциясеннән беренче вакцина патент алган

Россия препараты цитокинлы штормны йомшартырга яки булдырмый калырга сәләтле.

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясенә каршы беренче вакцинага патент биргәннәр. Бу хакта Россия Федераль медицина-биология агентлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Covid-19 инфекциясенә каршы уйлап табылган Россия препараты цитокинлы штормны йомшартырга яки булдырмый калырга сәләтле», диелгән басмада.