Татарстанда тагын алты кеше коронавирус инфекциясенең Британия штаммын йоктырган

Роспотребнадзор хезмәткәрләре һәр очракны җентекләп өйрәнә.

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда тагын алты кешедә яңа коронавирус инфекциясенең Британия штаммын тапканнар.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бүгенге көндә Татарстанда әлеге штаммны йоктырган пациентлар саны 18гә җитте», - дип искәртте спикер.

Моңарчы баш санитар табиб урынбасары республикада Британия штаммының 12 очрагы ачыклануы хакында хәбәр иткән иде.

Любовь Авдонина билгеләп үткәнчә, бу очракларның берсе дә бер-берсенә бәйле түгел. Роспотребнадзор хезмәткәрләре һәр очракны җентекләп өйрәнә. Бөтен республикага 18 очрак бер дә күп түгел, дип искәртте спикер.