Татарстанда Covid-19 белән авырган 24 пациентның 18е ИВЛ аппаратыннан алынды

Пациентларның кайберләре терелү этабында тора, кайберләре тулысынча дәваланды.

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстанда Covid-19 белән авырган 18 пациент үпкәләрне ясалма вентиляцияләү циклын уңышлы тәмамлады. Аларның кайберләре терелүгә таба бара, калганнары тулысынча сәламәт. Бу хакта коронавирус инфекциясе таралуга каршы штаб утырышында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Альмир Абашев хәбәр итте.

«Үпкәләргә ясалма вентиляция аппаратына тоташтырылган 24 пациентның бүгенге көндә алтысы гына калды. Калган 18 кеше әлеге ысул белән уңышлы дәваланды, сәламәтләнү этабында, ә аларның бер өлеше инде терелде», — диде Абашев.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда яңа типтагы коронавирус таралу чорында инфекцияне 1 меңнән артык кеше йоктырган, шуларның 180нән артыгы сәламәтләнгән инде.