Лос-Анджелестан кайткан татарстанлылар обсервацияне Мәскәүдә узачак

Самолет бортында АКШтан 30дан артык республика кешесе кайтты.

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Лос-Анджелестан кайткан 30дан артык татарстанлы Мәскәүдә обсервация узачак. Бу хакта атналык брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Самолет килде, ул Мәскәүдә. Башта бортта 30дан артык татарстанлы диелгән иде. Алар Мәскәүдә кала да. Алар обсервацияне анда узачак», — диде Галимова.

Аның сүзләренә караганда, мондый килешү татарстанлыларны Казанга кайтаруга вакыт уздырмас өчен  кабул ителгән.