Галимова: Коронавирустан үлүчеләр саны арттырып күрсәтелә дигән сүзләр дөрес түгел

Татарстанда коронавирус инфекциясенә бәйле бөтен статистика лаборатор тикшерү нәтиҗәләре нигезендә алып барыла.

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Алексей Угаров). «Хастаханәләр Covid-19 коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр статистикасын арттырып күрсәтү өчен, вафат булучыларның туганнарына акча тәкъдим итә», дигән хәбәрләр социаль челтәрләрдә таралган иде. Әлеге сүзләрнең дөреслеккә туры килмәве турында Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына сөйләде.

«Социаль челтәрләрдә, имештер, ышанычлы чыганаклардан алынган, „хастаханәләрдә вафат булган туганын коронавирустан үлгән дип язу өчен акча тәкъдим итәләр“ дигән ялган мәгълүмат таратуларын беренче тапкыр гына теркәмибез. Фейк авторлары раславынча, медицина хезмәткәрләре премия алу өчен, шул рәвешле статистиканы арттырып күрсәтә», — ди Галимова.

Аның сүзләренчә, мондый хәбәрләр, кагыйдә буларак, аноним кулланучылар берләшмәләрендә дөнья күрә, шуннан соң республикадагы эпидемиологик вазгыять борчу уяткан гражданнар тарафыннан таратыла.

«Шуңа игътибарыгызны юнәлтәбез: әлеге хәбәрләр — дөрес түгел. Татарстанда коронавирус инфекциясенә бәйле бөтен статистика лаборатор тикшерү нәтиҗәләре нигезендә алып барыла. Һәр очрак махсус контрольдә. Барлык сорауларны да штаб карый», — дип искәртте Галимова.

Ул билгеләп үткәнчә, мондый ялган мәгълүматның таратылуы республикада яшәүчеләрне ялгыштырып кына калмый, ә татарстанлыларның сәламәтлеге һәм тормышы өчен көрәшүче табибларның авыр хезмәтен шик астына куя.

«Социаль челтәрләрдә таратылган мәгълүматка игътибар белән каравыгызны сорыйбыз. Шул ук вакытта, оператив штабта теләсә нинди шикаятьне тикшерергә һәрвакыт әзер торалар. Хәзерге вакытта мондый рәсми мөрәҗәгатьләр килмәде», — дип өстәде Галимова.

Россиядә коронавирус пандемиясе турында ялган хәбәрләр тараткан өчен җинаять җаваплылыгы каралган.