Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Россиядә Covid-19дан үлем дәрәҗәсен бәяләде

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле бәяләвенчә, илдә халыкның инфекцияне авыр кичерә торган катламын саклап кала алдылар.

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр санының шактый түбән дәрәҗәсе күзәтелә. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының илдәге рәсми вәкиле Мелита Вуйнович белдерде, дип хәбәр итә RT.

«Россиядә бу күрсәткечләр (үлем дәрәҗәсе — иск. Т-и) бик яхшы. <…> асылда, инфекцияне авыр кичерә торган төркем — ул 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр. Авырулар арасында алар 20 процент кына тәшкил итә. Бу бик яхшы», — дип аңлатты эксперт.

Шуңа бәйле рәвештә Вуйнович РФдә кабул ителгән эпидемиологик чаралар халыкның инфекцияне авыр кичерә торган катламын саклап калырга ярдәм итте, дип белдерде.