420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Табиблар Анталиядан кайткан 6 Татарстан кешесендә коронавирус инфекциясе булуын ачыклаган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Алты кешенең, шул исәптән алар арасында бер баланың анализы Covid-19га уңай булуын күрсәтте. Аларда авыру симптомсыз формада уза, пациентлар үзләрен яхшы хис итә», — диде Галимова.
Аның сүзләренчә, авырулар «Ливадия» шифаханәсендә медицина күзәтүендә булачак. Анда аларны чикне узганнан соң тиешле обсервациягә урнаштырдылар.