news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада 14 кеше үз-үзеңне изоляцияләү режимында табиблар күзәтүендә тора

Коронавируска тикшерү өчен 47 кеше анализ биргән.

Кукмарада 14 кеше үз-үзеңне изоляцияләү режимында табиблар күзәтүендә тора
Эльвира Мөбәракшина

(Кукмара, 7 апрель, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Сәлахетдинова). Бүгенге көндә Кукмара районында 14 кеше карантинда. Аларның тугызы — чит илдән кайтучы, ә бишесе — алар белән аралашучылар. Бу турыда район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Руслан Димитриев сүзләренә сылтама белән район басмасы хәбәр итә.

«Карантинда булучыларның һәммәсе дә өйләрендә, үз-үзеңне изоляцияләр режимында, табиб күзәтүендә. Коронавируска тикшерү өчен 47 кеше анализ бирде. Шуларның 38е — тискәре булып кайтты, калганнарының нәтиҗәләрен көтәбез», — диде Руслан Димитриев.

Дәваханәдә салкын тию, кискен респиратор вируслы авыручыларның көндәлек рәвештә саны алына. «Бүген иртә беләнгә булган мәгълүматлар буенча, дәваханәгә 47 кеше мөрәҗәгать итте, аларга табиб киңәшләре, тиешле дәвалау чаралары күрсәтелде. Пневмония белән авыручылар юк», — диде баш табиб урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100