news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч коронавирус белән авырганнан соң организмдагы үзгәрешләр турында аңлатты

Илнең сәламәтлек саклау министры урынбасары сүзләренә караганда, балаларда авыру күренешләре азрак булырга, ә өлкәннәрнең барлык органнарына да кагылырга мөмкин.

Белгеч коронавирус белән авырганнан соң организмдагы үзгәрешләр турында аңлатты
Михаил Захаров

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Семенова коронавирус белән авырган өлкәннәр организмындагы үзгәрешләр турында сөйләде һәм реабилитация процессының бик мөһим булуын искәртте.

«Педиатрлар, бәлки, балаларда ниндидер күренешләр азрак булуын әйтер, ә өлкәннәрнең барлык органнары һәм системалары ковидтан соң теге яки бу дәрәҗәдә үзгәрешләр кичерә», — диде Татьяна Семенова. Ул бу хакта Россия педиатрларының «Педиатриянең актуаль проблемалары» ХХІІІІ халыкара конгресста сөйләде, дип хәбәр итә «Известия». 

Спикер билгеләп үткәнчә, коронавирустан соң кешенең хәле, шул исәптән фон авырулары белән дә билгеләнә. Аның сүзләренчә, киләчәктә Covid-19 сезонлы инфекциягә әйләнеп, идарә итәрлек хәлдә булачак. 

Элегрәк АКШ табиблары Covid-19 инфекциясенең беренче «мәңгелек» очракларын ачыклаган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100