Сәламәтлек саклау оешмасында коронавирусның җәйгә юкка чыгуына өметләнмәскә өндәделәр

Вирус белән хәзер көрәшергә кирәк, ул үзе узар дип өметләнергә түгел, дип саный белгечләр.

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Әгәр коронавирус җәй көне юкка чыга икән, бу язмыш бүләге булачак, әмма бу сценарийга исәп тотарга кирәкми — сәламәтлек саклау өлкәсендәге гадәттән тыш хәлләр буенча Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы программасының башкарма директоры Майкл Райан әнә шундый фикер белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Бу вирус җәен грипп кебек юкка чыгачак дигән ялган өмет. Без шулай булыр дип өметләнәбез, әмма шулай булса, бу язмыш бүләге булачак. Әлегә бездә болай булыр дип фаразларга нигез юк. Шуңа күрә вирус белән хәзер көрәшергә кирәк, ул үзе узар дип өметләнергә түгел», — диде ул.

Яңа ел алдыннан Кытай хакимияте Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына Ухань шәһәрендә билгесез пневмония кабыну турында хәбәр итте. Белгечләр авыруны кузгатучыны ачыклады - бу яңа төр 2019-nCoV коронавирусы. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы халыкара әһәмияттәге гадәттән тыш хәл кабынуын таныды һәм авыруга рәсми исем — Covid-19 исемен бирде.

Кытайда зарарланган кешеләр саны 80,6 меңнән артып киткән, 3070 кеше үлгән, 55 меңнән артыгы дәваланган. Кытайдан читтә 335 кеше үлгән, зарарланган кешеләрнең гомуми саны 100 меңгә якын.