Бер ел эчендә Татарстанда глаукома очраклары 309га арткан

Табиблар «Яшел катаракта»ның нәтиҗәле профилактикасы дип даими рәвештә офтальмологка бару кирәклеген атый.

(Казан, 7 март, «Татар-информ», Эвелина Киселева). 37 меңнән артык татарстанлы глаукома белән авырый. 2019 ел дәвамында профилактик тикшерүләрдә авыруның 1410 яңа очрагы ачыкланган - 2018 ел белән чагыштырганда, 309 очракка күбрәк. Бу хакта профессор Адамюк исемендәге республика клиник офтальмология хастаханәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Глаукомадан күз күремен югалтуның иң зур проблемасы - пациентларның вакытында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәве, ул вакытта аны булдырмый да калып булыр иде», - диелә хәбәрдә.

Офтальмология хастаханәсенең матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, глаукома белән авыручыларның 50 проценты чирле булуларына шикләнми яши һәм беренче тапкыр офтальмологка күрү нервлары 40 процент зарарлангач кына килә.

«Яшел катаракта» дип күз эчендәге кан басымы арткан авырулар төркемен атыйлар. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда глаукомадан һәр минут саен 1 кеше, һәр 10 минут саен бер бала күрү сәләтен югалта.