news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирусның омикрон-штаммы йоктыруның ике очрагы ачыкланган

Көньяк Африка Республикасыннан һәм Көньяк Африканың башка илләреннән кайткан ун туристның тагын сигезендә нинди штаммнар булуы ачыклана.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Россиягә Көньяк Африка Республикасыннан Covid-19 инфекциясе белән кайткан ике пациентта SARS-CoV-2 коронавирусының яңа омикрон-штаммы ачыкланган.

Бу — РФ территориясендә патогенның әлеге вариантын йоктыруның беренче очраклары, дип хәбәр итә РИА Новости Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә (Роспотребнадзор) сылтама белән.

«Фәнни-тикшеренү институты эпидемиология үзәге беренче тәүлектә үткәргән тикшерү нәтиҗәсендә алынган уңай ПЦР-тестлы ике пациентта „омикрон“ штаммы расланган», — дип аңлаттылар ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, барлыгы Көньяк Африка Республикасыннан һәм Көньяк Африканың башка илләреннән кайткан ун туристта Covid-19 инфекциясе табылган. Хәзер калган пациентларның нинди штаммнар йоктырып кайтканлыгы ачыклана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100