Чүпрәле үзәк хастаханәсенә грипптан 13 мең доза вакцина кайтачак

Вакцинация иммунитетны ныгытуның һәм авырудан яклауның бердәнбер дөрес ысулы булып тора.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Быел Чүпрәле үзәк хастаханәсенә грипптан 12941 доза вакцина кайтачак. Бу хакта «Родной край» газетасы яза.

Татарстанда ел саен грипп һәм кискен тын юллары вирус инфекциясе белән 700 меңгә якын кеше авырый. Бу йогышлы авыруларның 85 процентын тәшкил итә. Вакцинация иммунитетны ныгытуның һәм авырудан яклауның бердәнбер дөрес ысулы булып тора. 90 процент очракта прививка организмга зыян китермичә авыруны булдырмый калырга ярдәм итә.

Үзәк район хастаханәсе баш табибы урынбасары Гүзәлия Маликова, әгәр кеше үзен һәм якыннарын сакларга теләсә, ул прививка ясарга тиеш, дип аңлата. Моның өчен иң кулай вакыт — сентябрь–октябрь.

«Бу вакытта кискен тын юлларыр вирус инфекциясе (ОРВИ) әле бик үк киң таралмаган, организмның вируслы каршылыгы югары», — диде табиб.